Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әгәр күбәләк булып...

Бәхет бит ул, уйласаң! Шулай! Ныклап уйласаң, Аллаһ биргән акылны Бер йодрыкка җыйнасаң!..

«Бельгия дәфтәре»ннән

Әгәр күбәләк булып,
Дөньяга килгән булсам.
Ямьсез генә бер корттан,
Әверелеп, кабат тусам,
Бу җирнең матурлыгын
Күралмый калыр идем,
Бик аз яшәлде бит дип,
Утларда янар идем.

Үкенеч ялкынында
И дөрләр, дөрләр идем,
Караңгыдан
ак җаным
Гел җиргә үрләр иде.
Кояш нурын күрергә,
Саф һаваны тоярга,
Чәчәктәге чыкларны
Канат җилпеп коярга,
Шаян җилгә бирешми,
Очарга да очарга,
Берничә көн гомергә
Матур уйлар кушарга
Һәрчак ашкыныр идем,
Дөньяда бик аз торсам,
Әгәр күбәләк булсам,
Бары күбәләк булсам...
Кеше булу – нинди зур
Бәхет бит ул, уйласаң!
Шулай! Ныклап уйласаң,
Аллаһ биргән акылны
Бер йодрыкка җыйнасаң!..

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев