Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әгәр булса...

Юкка чыкмас шанлы токым, әгәр булса башыбыз.

Ачыгыз тәрәзәләрне,

Булса тәрәзәгез!..        

    М. Әгъләмов

(Экспромт)
Һава хәлен даим сүкмик,

җәе – җәйдер, көзе – көз...

Хәйран калып багыйк җиргә,

әгәр булса күзебез.

Даулы уклар атмыйк күккә,

мотлак Аллаһ колы без.

Җәннәт багы ясыйк илдә,

әгәр булса кулыбыз.
Шикле капчык саны артыр,

эчтә ятар төрле без.

Туры сүзне ярып салыйк,

әгәр булса телебез.

Юлдан, кардәш, «Тукай маршы»

тизлегендә басып уз!

Юкка чыкмас шанлы токым,

әгәр булса башыбыз.

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев