Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гозер

Үтәргә кирәк бу дөньяда әбиләр-бабайлар бурычын...

Кайчакта ризасыз булсаң да,

Эчкә йот ачуың һич юкта.

Үзеңнең гаилә башлыгы

Һәм бабай икәнне онытма.

 

Әбиләр, бабайлар үрнәге

Чистарта ала бит ил йөзен.

Синең дә, минем дә ярдәмгә

Бик мохтаҗ улыбыз бар безнең.

 

Ә аның саулыгы юклыкта

Синең дә, минем дә гаеп юк.

Нишләмәк кирәк соң?

Тормышта

Язмыштан узмыш юк шулай ук.

 

Тәкъдире теркәлгән булгандыр,

Туганда ук фани дөньяга.

Бертуган кеме дә булмагач,

Ялгызы үссен дип бу бала.

 

Бу көндә ул ялгыз түгел бит!

Шөкер ит: гаиләсе түгәрәк.

Ике ул, ике кыз үстерә

Хатынын яратып, бергәләп.

 

Оныкның олысы – өйләнгән,

Аның да баласы – кызы бар.

Әтисе, безгә соң ни җитми? –

Куаныч бит инде шушылар.

 

Үтәргә кирәк бу дөньяда

Әбиләр-бабайлар бурычын.

Бергәлек кадерен югалтмыйк,

Яшик без шуларга булышып.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев