Логотип Казан Утлары
Шигърият

Горурлык хисе

Барыр юлыбызны барлыйк...

Озак вакытлар үткәрдек –
Йокыдан уяныйкчы.
Хәзинәне барлар заман –
Бергәләп уйланыйкчы.
Милләтебез яманатын
Сатканнар бер дә юкка:
Кош оясы кебек тузып,
Сибелгән төрле якка.
Без тарихта эзле халык,
Ирек, хөрлек юллыйкчы.
Язмышыбызга кол булып,
Күзебезне йоммыйкчы.
Ата-ана телен онытып,
Үз атын танымаган
Манкорт басты дөньябызны –
Җыр-моңга табынмаган.
Зәңгәр күзлектән карадык,
Бар дөнья, дип, бер төстә.
Халыкның изге теләге
Калыкты кинәт өскә.
Милли тойгылар уянсын,
Горурлык хисен саклыйк.
Барыр юлыбызны барлыйк,
Еллар ишеген шакыйк...

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев