Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гөнаһсыз

Ышанам... Тик безнең өметтән УЛ нидер көткәнгә охшаган.

Җиһанның бу соңгы көннәре

Һәм соңгы төннәре? Охшаган.

Ышанмыйм тик. Синең күзләргә.

Бер синең сүзләргә ышанам.

Болытлар артында – гел кояш.

Ул безне иркәли. Юата.

Кемнәрдер кемнедер очрата.

Кемнәрдер кемнедер югалта.

Ут эчә... Һәм кичә тәкъдирен –

Язылган борыннан. Охшаган.

Ышанмыйм тик... Безнең өметкә...

Бер безнең бәхеткә ышанам. 
Һәм тәүге авазын кычкырган

Улларга... Кызларга... – Карусыз.

Дөньяга – чикләрен ачкан һәм

«Яшәгез, – дигән, – бер таныксыз...»

Оҗмахка кадәр без булганмы?

Һәм бармы? Бармы без оҗмахсыз?!

Күземә карыйлар сабыйлар:

Гөнаһсыз... Шулкадәр гөнаһсыз...

Җиһанның бу соңгы көннәре

Һәм соңгы төннәре? Ышанам.

Ышанам... Тик безнең өметтән

УЛ нидер көткәнгә охшаган.
 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев