Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомеремнең Әниле еллары белән...

Әниле, әнисез еллар бар... Юк җанның әнисез чаклары!

Гомеремнең

Әниле еллары белән

Әнисез еллары тигезлеге

Җитте...

Әниле елларның яктысы

Әнисез юлларым яктыртты.

Әниле елларның җылысы

Җылытты гомерем яртысын...

Рәнҗетсә әнисез елларым,

Әниле балачак юатты.

Әнисез елларым елатса,

Әниле яшьлегем

Яшемне сөртергә мең кайтты...

Әнисез җуелган нигезне

Әниле хәтерем саклады.

Әниле, әнисез еллар бар...

Юк җанның әнисез чаклары!

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев