Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомерем фасыллары

Аһ, кар яуган! Сагындырган аклык!

Аһ, кар яуган!

Сагындырган аклык!

Ноябрьнең кара таңнарын

Ап-ак итеп

Беренче кар яуган, —

Иркенәеп китте җаннарым.

 

Аклык җитми икән...

Әйтәм җирле

Кара көздә күңел күшегә.

Беренче кар төсле сафландыргыч

Якты хисләр кирәк кешегә! 

 

"КУ" 02, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев