Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомерем буе әнкәемне ...

Төп шөгыле булды аның Бер Аллага табыну. Кая ул ураза тотмау, Намазларын калдыру?!

Гомерем буе әнкәемне

Күрдем ак намазлыкта.

Алыш-биреше булмады

Аның бу дөньялыкта.

Иза чикмәде тәкатьсез

Байлык-маллар җыеп та...

Төп максаты яшәвенең

Кыйблага тугрылыкта.

Төп шөгыле булды аның

Бер Аллага табыну.

Кая ул ураза тотмау,

Намазларын калдыру?!

Керешкән бу гамәлләргә

Әнкәм сигез яшеннән.

Каян алган диген егәр

Гомерлек шул эшенә?!

Коръәннең күп аятьләрен

Укый иде ул яттан.

Ходай аны фәрештәләр

Нәселеннән яраткан.

Теләкләрен тели иде

Намазы азагыннан:

«Йә Раббым, сакла безне

Хагыннан, нахагыннан...»

Хак яшәде фанилыкта...

Хак яшәде, хак китте...

Китүләре белән генә

Киң дөньяны тар итте...

И, әнкәем!

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев