Гомер юлыннан

Сипләп барам нигез ниргәләрем,

Гомер дигән тормыш-диварның.

Бер ниргәсе күтәрелгән саен,

Капшап карыйм тирә-җиһаным.

Ерак китмәдемме өч аршыннан –

Анысы минем төшәр бер ноктам!

Күбәләк тә кайта учагына,

Туңа калгач ачы суыктан.

Оча-оча кошлар арып төшә,

Ял итәргә табып ноктасын.

Күтәрә җир сине, мине, аны,

Күчәреннән генә чыкмасын!

Кайчакларда, «вай» чакларда кайчак,

Хәлләр киткән хәлсез бер чакта,

Иеләм дә җиргә кулым бирәм,

Ихлас кысам, алып кочакка,

Шундый рәхәт була шул чакта!

Җирдән иңгән җанга җир якын шул,

Җир – имчәге, сулар һавасы.

Әҗәл дәшсә, җиргә күбрәк елыш –

Яшәүләрнең шунда дәвасы.

Басып торам, ныклы басып торам,

Гомер дигән тормыш юлында.

Уңда – язмыш, сулда ниләр көтә,

Безнең гомер Тәңрем кулында!

Саный калсам нигез ниргәләрем,

Биек кебек инде тоелыр.

Җиргә төшәм, бары шунда гына,

Бар урыным мәңге сыеныр.

Мин – җир улы. Такташ оныгымын,

Җирдә минем бөтен тотнагым.

Ниргәләре ныклы, бер зурлыкта –

Беләм җирдә уртак йорт барын,

Өч аршынлы соңгы йорт барын!

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: