Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомер бер генә

Бер гомер бирелгән кешегә, Бер гомер – гөр килеп яшәргә.

Бер гомер  бирелгән кешегә,

Бер гомер – гөр килеп яшәргә.

Кирәксә, ут булып янарга,

Кирәксә, яшендәй яшьнәргә.

Бер гомер, бары тик бер генә,

Кадерле сиңа да, миңа да.

Шатлыгы-кайгысы – бербөтен,

Алмашы юк аның яңага.

Бер гомер сыйдырган барсын да:

Җил-давыл, яңгырын-буранын.

Сөюнең иң татлы мизгелен –

Гомергә бер килгән туйларын.

Сабыйлык, үсмерчак, яшьлекнең

Иң матур еллары бар анда.

Онытылмас минутлар булган ул –

Парлы чак, балалар туганда.

Барсын да кадерләп яшибез,

Тормышта сынмыйча, сыгылмый.

Рухы нык, көчлеләр җиңелми,

Чабышка барганда егылмый.

Сил бәрә язмышны, җил кайый,

Ихтыяр көчлеләр нык тора.

Алдагы уңышка чакырып,

Иҗатта туасы җыр тора. 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубхәәәнАллаһ. Җырлап тора бу шигырь. Мәгънәсе тирән.