Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомер агышлары

Дин юлына басып Гомер юлын Барлап чыгар вакыт...

Алтын балачакның

Ал көннәрен

Баллы чагын татып, –

Малай чагым үтте...

Болытлардан

Җиргә төшәр вакыт.

Егет чагым килде –

Киң дөньяга

Карыймын шаккатып!

Йорт-җир салыр чаклар,

Малай туар,

Агач үсәр вакыт.

Картлык килеп җитте –

Ишегемне

Шыпырт кына шакып.

Дин юлына басып

Гомер юлын

Барлап чыгар вакыт...
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев