Шигърият
Гомер
Гомер – күбәләк. Канатларын җилпеп Сөенә дә кояш нурына, Гаип була көннең эргәсендә...
Гомер – күбәләк.
Канатларын җилпеп
Сөенә дә кояш нурына,
Гаип була көннең эргәсендә...
Ә су ага, ага тын гына...
Хәят – диңгез.
Ярдан-ярга бәреп,
Көчебезне сыный, егәрне.
Комга ятып кипшенергә безгә
Ходай биргән гомер җитәрме?
Тормыш – кошлар җыры.
Шул моңнардан
Ярылырдай була йөрәкләр.
Ул җырларны тыңлап туяр өчен
Ничә гомер безгә кирәктер?
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев