Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гел сөенче көтәм...

...Гел сөенче көтәм... Бу тормышлар Торса иде имин булыплар!

«Апай, шөкер! Сыер бозаулады!» –

Энем иртүк сәлам юллады.

Ил-көннәрдән әле бу арада

Шуннан яхшы хәбәр булмады.

Шуңадырмы, күздән яшьләр килде,

Искә алып туган нигезне...

Аллаһ бөек! Яшәү гаме өстәп,

Дөньяларны шулай тигезли.

...«Числолык»ка яза иде әни:

«Йолдызны4, – дип, – бүген, йөгерттек...»
Бала акылы белән без ул көнне

Бәйрәм көнгә санап гел йөрттек.

Күз алдыма килә әти, җаным,

«Сөенче!» дип өйгә кергәне.

«Карчык, шөкер, Йолдыз бозаулаган,

Насыйп булгач, безгә биргәне».

Ишле иде гаилә, йортта сыер –

Балаларның тамак туклыгы.

Икмәк белән сөт-катыгың булса,

Кичерелгән башка юклыгы...
«Сугыш белән ачлык язмасын» дип,

Тели иде һәрчак өлкәннәр.

Башкасына риза-бәхил булып,

Сабыр гына дөнья көткәннәр.

«Сугыш кына була күрмәсен дә,

Ачлык кына, берүк, килмәсен...»

Сыный Аллаһ, кайта-кайта сыный,

Тәүбәләргә килмәс бәндәсен.
«Апай, иртүк сыер бозаулады!» –

Күпме өмет шушы хәбәрдә.

Кеше булмас идек, җан түреннән

Яшәү ямен җуйсак әгәр дә!

...Гел сөенче көтәм... Бу тормышлар

Торса иде имин булыплар!

Кургашындай, дөнья күген сарган

Дары исе килгән болытлар. 

4 Йолдыз – сыер кушаматы.
 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев