Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гамьле кырпак

Гомер буе туңган газиз җанның каберенә җылы кар ята...

Таныш зират аша үтеп барам,

күкне иңләп, тәүге кар төшә.

Бакчы, җирдә ак төс кара белән

аралашмас өчен карыша.

 

Аллаһ безгә бар(ы)сын биреп тора,

гамьгә якты өрер ямен дә.

«Күңел кошын ташлар басмый!» – диеп

тәкрар кылам Тукай янында.

 

Мондый көнне хәтта ялгыз чәүкә

тансык заттай үзенә карата...

Гомер буе туңган газиз җанның

каберенә җылы кар ята.

 

Бүген башта төрле уйлар кайный,

серләр килеп керә төштән дә.

...Таныш зират аша үтеп барам,

тып-тын гына кырпак төшкәндә.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев