Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гафу сорыйм

Кит, дидем дә (үз сүзләрем дошман) Җан илереп, сине чакырды.

Минсез көннәреңнән гафу сорыйм

Һәм бәхиллек сорыйм үзеңнән.

Югалтасын күптән югалтканмын,

Синсезлеккә ничек түзелгән?..

Гафу сорыйм – Күкләр тетрәнерлек

Җан авазың үттем ишетми.

Бер галәмне үксез икәү итеп,

Гамьсез генә яптым ишекне.

Ә дөньямда мәхшәр купкан иде!

Ничек йөрәк җиңсен акылны!

Кит, дидем дә (үз сүзләрем дошман)

Җан илереп, сине чакырды.

...Берни дә юк хәзер бу дөньяда

Хисләр булган диеп әйтерлек.

Аптырама, әгәр үзем килсәм,

Кыямәттә сорап бәхиллек...

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев