Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гадел Бүре

Бу дөньяда берәүләр ач, берәүләр тук. Уртачалап исәпләсәң, бар да тигез, Бар да әйбәт, рәнҗетелгән бәндәләр юк.

Ата Бүре – гадел ерткыч, һәркем белә,

«Гаделлек!» дип, каты тора, үлсә үлә.

Бугазлаган һәр Сарыкны өеренә

Бик чамалап, бик нык уйлап, тигез бүлә.

«Яшь Бүребез – миңа алмаш өер башы,

Бар урманның горурлыгы, йөзек кашы.

Акыллы да булып үсәр – мин ышанам…

Сарык башы – Яшь Бүренең ашар ашы.

Изге булды, – ди, – әнисе һәрчак уең,

Өеребезнең яме бит, – ди, – сының, буең.

Ана Бүре исән чакта – исән өер.

Рәхәтләнеп кимерерсең, сиңа – муен.

Ә сез минем дүрт көчегем, көчеккәйләр.

Кышлар үтәр, килеп җитәр ямьле җәйләр.

Таман булыр һәрберегезгә берәр тояк,

Үсәрсез сез җитез булып, йөгереккәйләр.

Сездән арткан калдык-постык шушы килеш

Ризыгыма язса, димен, булыр дөрес.
Миңа әллә ни кирәкми, мин инде карт.

Мин ризамын, гәүдә булса минем өлеш.

…Кырыс кыш та үтеп китте, үтте зарык.

Күрше ферманың казасы – җиде Сарык.

Каршы алды язны өер исән-имин,

Баш Бүре көр, калганнары бик тә арык.

Өер менә шундый хәлдә җәйгә керде,

Ата Бүре Аюханга отчёт бирде:

«Уртачалап санаганда һәр бүрегә

Кышын төгәл берәр түшкә сарык тиде.

Мораль дип ни… язмабызның морале юк,

Бу дөньяда берәүләр ач, берәүләр тук.

Уртачалап исәпләсәң, бар да тигез,

Бар да әйбәт, рәнҗетелгән бәндәләр юк.
 

Закир Әкбәров

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев