Г.Тукай шигырьләре

Шагыйрь Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, — Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас; Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас. Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый. Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби, Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели; Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына, Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә: «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Өмид Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт; Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә, Дүрт ягым гыйсъян1 уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә. Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат2, коткармаса, Мәңге тотныр нәрсә юктыр, ул килеп җеп салмаса. И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм; Нәрсә ул дөнья кояшы! Син миңа нур бирмәсәң! Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем; Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем. Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм; Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр3 эчәм, саф су дисәм. Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны — бата; Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып кош дип бака. Кап-караңгы. Уңны-сулны күрмим — астны-өстне мин; Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин. Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин — яктырмасаң, «Мин әле кая барам?» — җуйган эзем таптырмасаң. Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә; Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә. Юк! Түбән калмас бу җан: фитърәттә гали4 булган ул, Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый5 кунган ул. Син И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, — Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң! Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, — Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң! Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, — Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң! Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып, Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң! Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем, — Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң! Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, — Үземне үземә дошманландыручы булмасаң! Кайвакыт Мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, — Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң! Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, — Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң! Мәхәббәт Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре6 шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, — Парә-парә7 кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше? Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру, Алга сөрсен гашыйкый8 анчак9 мәхәббәт камчысы. Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин, Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы. Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! — Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? Барча әхраре мәхәббәт10 миннән уңда, зан итәм11, — Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — Мин аларның таңчысы! Китап (Аз гынасы русчадан) Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, — Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен12 актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм13 мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка. Ана догасы Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр вә сахралар тора балкып. Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга14 талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шулай өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; Күтәргән кул догага, яд итә15 ул шунда үз угълын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде16 сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас? Татар яшьләре Дикъкатә лаек17 хәзерге көн татарның яшьләре: Аңламак, белмәк, тәрәкъкый18, мәгърифәт, хикмәт белән Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм19 башлары. Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм: Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары20. Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары21. Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары. Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, — Без аның бик зур фәхерле22, чын бриллиант кашлары!   1 Гыйсъян — бунт, фетнә, баш күтәрү. 2 Нәҗат — котылу. 3 Зәһр (зәһәр) — ачу. 4 Фитърәттә гали — яратылышында ук бөек. 5 Иттифакый — очраклы гына. 6 Шигъре — шигырен. 7 Парә-парә — кисәк-кисәк, телем-телем. 8 Гашыйкый — гашыйкны. 9 Анчак — тик, бары. 10 Барча әхраре мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы. 11 Зан итәм — уйлыйм. 12 Сәхифәләр — битләр. 13 Мәгъсумләнү — гөнаһсыз, саф кешегә әйләнү. 14 Уйку — йокы. 15 Яд итү — исенә төшерү. 16 Булсайде — булса иде. 17 Дикъкатә лаек — искә алырга лаек. 18 Тәрәкъкый — прогресс. 19 Һәрдәм — һәрвакыт. 20 Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче. 21 Касд — теләк, омтылыш. 22 Фәхерле — мактанычлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: