Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фәкыйрьлек

Матди байлыгым юк минем бер дә, Шөкер, фәкыйрь түгел йөрәгем.

Иң зур фәкыйрьлек –

ул күңел фәкыйрьлеге.
Тереза Ана


Матди байлыгым юк минем бер дә,

Шөкер, фәкыйрь түгел йөрәгем.

Ходаемны һәрчак зекер кылам,

Биргән өчен иң-иң кирәген.
Күпме изге ният күңелемдә,

Мәрхәмәтлек, шәфкать, игелек...

Тик хөсетлек, көнчелек юк миндә,

Ник яшәргә җаның игелеп?!
Җир һәм Күкләр – бөтен җиһан сыйган

Йөрәгемә шушы кечкенә.

Ләкин анда хәрәм, явызлыкка

Урын булмас, булмас һич кенә!
Мал табам дип дөнья кумадым мин,

Рухи байлык булды җыйганым.

Күңел фәкыйрьлеген күтәралмам –

Шул булмасын иде җуйганым! 

ИЛҺАМ НОГМАН

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев