Фәварис Гали: "Булсаң иде, һич югында, Мөхәммәтшин"

Языйм микән мин дә әллә робагыйлар? Йөрәктәге хисләр шуңа кодалыйлар. Тик, барыбер, Гомәр Хәйям булалмам мин, Булсаң иде, һич югында, Мөхәммәтшин *** Әйтешәләр: «Бусы фәлән бай мәчете, Бусы менә, яңа татар—Хан мәчете. Књңелләрне тырный шунда шикләр корты— Түгелмени мәчет хәзер Алла йорты? *** Кәнәфигә куйды аны халык «сайлап». Сайламыйча! Эшне кыла түрә-байлар! Эшчәнлекне башлады ул ипләп-җайлап; Түрәләрнең кайсын сайлап, кайсын майлап. *** Тулып ташкан кяфер булса да, урысҗан Чит-ят телгә кыйбла тотып кылмый дога. Безгә ярый—чит-ят телдә Аллаһ сүзен Сеңдерәбез башны җиргә ора-ора. *** Әй, комсызлар! Комсызлыкны саклар өчен Ялламагыз сез газраиллар-киллерләр. Киллерләрнең иманы да, җаны да юк, Сезнең җанны алырга да бер килерләр. *** Ошбу җирдә туып һөнәр, гыйлем алгач, Чит илләргә оча алар «кыйгак-кыйгак». Саз булса да, туган җиргә кайта кошлар, Ә бу «кошлар» кайда акча—шунда кышлар. *** Ерткычлыкта тиң юк безгә—инсаннарга, Сыйдырып булмый аны хәтта кыйссаларга. Бу гамәлдән гарык инде озын тарих, Тарихта да урын бетсә, кайда барыйк? *** Сүтеп була һәр нәрсәне бик тиз генә,— Менә дигән зур илне дә сүттек, әнә! Шул «шатлык»тан без йөрибез инде менә Дөнья буйлап хәер эстәп, ава-түнә. *** Басуларың кара Рәсәй—вәт тамаша! Авылларың бетеп, урының чүп-чар баса. Чит җирләрне туп аттырып туздырганчы Үз җиреңне сөрсәң иде лә ләбаса! *** Крәстиән җиргә хәзер үзе «хуҗа», Аңа карап кимемәде һич тә нужа; Элек аны чыбыркылап фиркә куса, Хәзер, әнә, һәр инвестор таптап уза. *** Милләтпәрвәр: «Уян, татар!»—дип кычкыра, Бу шау-шуга милли бурлар сикереп тора. Өч-дүрт татар тел турында гәп корганда, Милли бурлар катлы-катлы кәттиж кора. *** «Ил тоткасы—ир», дип әйтү хәзер хата— Сөлектәй ир бүген күлмәк-ыштан сата. Маңкорт ирләр ирлекләрен сатып эчеп, Чүптәй сасып, анда-монда аунап ята. *** Милли «босс»лар, ник нечкәрде тавышыгыз, Мәскәү «бас»ыннан бөрештеме авызыгыз? Милли «имезлек» булып калса сабырыбыз, «Суверен»нан «гөбернә»гә дә калырбыз. *** Үтте тыйнак заман, килде үзгәрешләр, Пычранды дөнья, ахыры... мин дә буялдым. «Үзгәргәннәр» шашып илне талаганда, Беркатлы гөнаһсыз булудан... оялдым. *** Ышана идек уйлап: хаклык—прокурор, Баксаң, ул да икән астыртын бур. Сул кесәгә туплый байлыкны тәм табып, Угры түрәләрне кат-кат савып. *** Күпне күрдең, Казансу, үз гомереңдә: Сәүдәгәрләр, илбагарлар, илбасарлар. Хәзер, әнә, ярларыңны мәсхәрәли Илне талап, байлык җыйган юлбасарлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: