Фәрештә

Күгем минем тоташ болыт иде,
Томаланган иде күңелем.
Син килдең дә күтәрелде пәрдә,
Ләйсән яңгыр булып түгелдең.
Һәм сафланды һава. Кояш чыкты.
Күрдем шунда – дөнья киң икән! –
Су буенда тал-тирәккә кадәр
Сәҗдә кылыр өчен иелгән.
Мин таныдым сине – син Фәрештә!
Юл күрсәтеп мине чакырдың.
Учларыма кояш суздың юмарт,
Һәм сугарды җанны яңгырың.
Кочакларга теләп бу җиһанны –
Кочак җитәлмәслек олы ул! –
Кеше булам диеп юлга чыктым...
Тик һай авыр кеше булуы.
Каршыладың канатыңны җәеп,
Мәрхәмәтле, газиз Фәрештә...
Җитәклә син сикәлтәле юлда,
Юнәлгәндә хәтта гарешкә.
Оялт, юат, өндә якты көнгә –
Килдең миңа артык соңарып...
Нурларыңда эреп юкка чыгыйм,
Мин – гади бер шагыйрь сыңары.
"КУ" 5 (май), 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз