Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фальшь сәхнәсе бу

Ярый әле, күпләр былбыл кошның карга икәнлеген белмиләр...

Фальшь сәхнәсе бу. Софитларның

Утларыннан күзләр камаша.

Куяннары, әнә, урын эзли,

Филләр көтә цирк-тамаша.
Заманы бит шундый – мишурасы,

төчелеге тешкә сылана.

Ялтыравык таккан монафикълар

Мәрьям-ана булып кылана.

Ярый әле битлекләре кәттә –

Дегетне дә кәрәз итәрлек.

Көннәр кигән кара күлмәкләрдән

ак төннәрнең исе китәрлек...
Фальшь сәхнәсе бу... Тыңла гына –

балга манып нотык сөйлиләр!

Ярый әле, күпләр былбыл кошның

карга икәнлеген белмиләр...
 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев