Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эверестта татар китабы

Горурлыгым Эверестка ашты! Бәхет өчен кирәк ни тагы – байрагыбыз белән тауга менде татар шагыйренең китабы?!.1

2017 елның 19 маенда китабымны
Эверестка алып менгән Александр
Геннадиевич Сидякинга багышлап.


Горурлыгым Эверестка ашты!
Бәхет өчен кирәк ни тагы –
байрагыбыз белән тауга менде
татар шагыйренең китабы?!.1
Ә шигырьдә – шагыйрь сүзе белән
халык җаны-аңы берләшә,
әйтерсең лә, тамчы – чишмә белән,
чишмә елга белән серләшә!
Байракны да, китап битләрен дә
җилфердәткән гареш җилләрен
тыным белән мин суырып алдым,
йөрәгемә салдым, җибәрмим,
шуны сулыйм, шуннан дәрман алам,
шуның белән яшим ясканып –
пьедесталым итеп, бер мизгелгә
мин иң биек ташка басканмын.
Җамалунгма биек, ләкин ул да
фәлән дистә сантиметрга
түбәннәнрәк күзләремә карап,
биек шигырь көтеп утыра...

1 «Русские ворота» китабы («Современник», М., 1977) Татарстанның Милли музеенда саклана.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев