Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эт урамы

Өметсезлек тулы күзләр...

ПОЭМА

Илдә көчек булсаң бик тә ярый,

Тик ил өчен кирәк өрергә.

Зөлфәт

Менә язып та бетердем,

Җитте бугай инде. Булды.

Язылдырып керим әле

Каләм тотып каткан кулны.

Чыгып бастым. Ә алдымда

Тыз-быз килә шаулы урам.

Күккә карыйм, җиргә карыйм,

Кулларымны селким, борам.

Кан йөреше җайга килә,

Тик язылмый әле күңел.

Нидер җитми кебек һаман,

Йөрәгем дә тыныч түгел.

Ыгы-зыгы... Беркемнең дә

Бернидә дә эше дә юк.

Ташып торган уйларымны

Сөйләрлек бер кеше дә юк.

Миллионлы мега-шәһәр,

Миллионлап ут кабыздык.

Күңелләрдә генә никтер

Караңгылык һәм ялгызлык.

Урамнарга чыксаң әгәр,

Кеше йөзе... Кеше йөзе...

Чиксез төркем уртасында

Шул ук кеше, тик берүзе.

Карт-карчыклар, бала-чага...

Машиналар, машиналар...

Иртәгә көн бетәр кебек,

Нәрсә куып ашыгалар?

Унбер яшьтә биш чакрымга

Җәяүләп тә бара идек.

Шул ук гомер, шул ук вакыт,

Һаман шул бер ара инде.

Барысына өлгергәнбез –

Укырга да, уйнарга да,

Шул ук көннәр баскычында

Киләчәкне уйларга да.

Шул ук гомер. Вакыт уза.

Алдымда тик кыргый урам.

Ә мин нидер язган булам,

Имеш, ниндидер эш кырам.

...Күзем төште – ерак түгел,

Гамьле күңелемне өтеп,

Үпкәле бер әрнү белән

Карап тора урам эте.

Өметсезлек тулы күзләр...

Карый аңлап, карый белеп.

Минем йөрәк боздан түгел,

Мин дә аны аңлыйм кебек.

Кыргый, усал булырга дип,

Аңа язмыш кушкан инде.

Көн аралаш ач тамакка

Бөтен дөнья дошман инде.

Йә хуҗасы үлгән моның,

Адашыпмы тайган юлдан.

Күренә бит – ул кайчандыр

Җүнле йортта сакчы булган.

Чакырырга хуҗа кушкан

Исеме дә булган элек.

Исемен дә, нәселен дә

Булмас инде хәзер белеп.

Күпме зарын сөйләр иде.

Рәхәт күргән көне юк бит.

Аңлашырлык аңы бар, тик

Сөйләшерлек теле юк бит.

Саклагандыр хуҗасының

Йорт-җиренең әйләнәсен.

Хезмәт итү – хурлык түгел,

Тик чылбырга бәйләмәсен.

Чылбырда гомер үткәрү –

Тормыш түгел, каза бит ул,

Аңлатып булмаслык сагыш,

Озын-озак җәза бит ул.

Нишләтәсең, күпме хуҗа

Бер уйлап та карамый бит.

Яздым инде. Бәйдәге эт

Йөрәгемә ярамый бит.

Эт хуҗасыз яши алмый,

Иреге бар, кирәге юк.

Бәйдә җәнлек тотучының

Аңы, җаны, йөрәге юк.

Кирәгең юк икән инде,

Юанычмы мондый ирек?

Торырга йорт сайлар иде,

Барлык азатлыгын биреп.

Тугры эттән угры качар,

Өркетер ул юлбасарны.

Йорты барның иреге юк –

Яхшымы бу йә начармы?

Бездә шундый хуҗалар бар,

Басып кергән кисеп-суеп.

Җиребез бар, илебез юк,

Ә азатлык – чылбыр буе.

Чылбырны тарталар һаман,

Алдан түгел, син, арттан бар.

Артык озын, дип, телеңне

Кисә-кисә кыскарталар.

Кемдә кемнең эше бар соң?

Кыргый тормыш, кыргый урам...

Беркемгә дә кирәкмәгән

Урам эте карап тора.

Кем әйтер аны кыргый дип,

Күргәч безнең «тамаша»ны?

Кем әйтер аны җансыз дип,

Күзләрендә аның җаны!

Әйтә кебек рәнҗү белән:

«Без бит сезгә кирәк идек.

Кирәк чакта, кыргыйлыкта,

Ни дисәң дә, терәк идек».

Карап булмый күзләренә –

Сагыш тулы тугры җанга.

Укыла тик аяусыз зар:

«Сез бит сатылгансыз анда...»

Сөйләшәбез. Җан иясе

Кеше янында йөргән бит.

Аның теле – күзләрендә,

Ә минем тел киселгән бит.

«Кайчандыр без кирәк идек,

Күпме сезне саклап йөрдек.

Без дә сатылдык бер көнне –

Бүреләргә каршы өрдек...

Сатылганга каргыш булып,

Язмыш булып кайта үче –

Без бүре дә, эт тә түгел,

Без, бары тик, хәзер күсе.

Безне беркем дә яратмый,

Без чүплектә тукланабыз.

Сатылганның нәселе юк,

Юк атасы, юк анасы.

Кайчак кыйнап үтерәләр,

Кайчак очыралар тибеп.

Ә кайчандыр үзебезгә

Тик үзебез хуҗа идек».

Башын салды тирән сулап,

Бераз тынычланды җаны.

Ул сөйләде кебек миңа,

Мин аңладым кебек аны.

Сизәм, аның карашында

Барысы бар – ут та, боз да.

Тагын бераз карап торсам,

Кочаклашып еларбыз да.

Җитте сиңа. Кереп киттем,

Кисәк кенә кузгалдым да.

Кая гына карасам да,

Урам эте күз алдымда.

Өмет тулы күз карашы

Йөрәгемне ала телеп.

Нәрсә күреп кергәнемне

Мин әкренләп аңлыйм кебек.

Бер-беребезне без дә саттык,

Килештек тә майга, балга.

Ә киләчәк шул эт булып

Килеп басты безнең алга.

Әллә бу кич ахырымы?

Әллә инде таң алдымы?

Безгә өзгәләнгән йөрәк,

Телгәләнгән тел калдымы?

Әллә инде алдыбызда

Аяк атламаслык чикме?

Сөйләшергә тел бар әле,

Аңлашырга акыл җитми.

Мин атылып чыктым кире,

Ит кисәге тотып кулга.

Йозаклы йөк машинасы

Төтен сибеп тора юлда.

Ә читлектә урам эте

Өмет белән миңа карый.

Аяусыз чор... Кырыс дөнья...

Атып үтермәгәч ярый.

Тик шулай да өмет кала –

Урам түгел бит барыбер.

Бәлки, агу кадамаслар?

Бәлки, хуҗа да табылыр?

Этләр елый белә икән...

Яшәп булмый көлеп кенә.

Ләкин, нигә бу эт һаман

Миңа карый өмет белән?!

Юк! Җитмәде егетлегем,

Күтәрелеп булмый инде.

Йөрәк күпме сораса да,

Сатлык гамьсезлегем җиңде...

Тәнемдә дә, җанымда да

Сызлый, әрни күпме ярам.

Куркак йолкыш кебек качып,

Елый-елый кереп барам.

Дөнья матур тук тамакка,

Гамьсез тормыш боза безне.

Риза булып чылбырга да

Кистерәбез телебезне.

Кулыбызда бәхет иде,

Суга салдык та агыздык.

Яр буенда елап калды

Өметсезлек һәм ялгызлык.

Агып китеп бара хыял

Упкын авызына таба.

Битараф, буш су буеннан

Өрә-өрә этләр чаба.

Җитте-җитте. Туктыйм инде.

Бу юлы чынлап та булды.

Тагын чыгам шул урамга,

Тагын узам шул ук юлны.

Язганымда мантыйк күрмим,

Эчтәлеге дә икеле.

Бер карыйм да, «Шедевр!» дим,

Тагын карыйм – чүп шикелле.

Искә алам сугышларны,

Кавышмаган гашыйкларны...

Котылгысыз сорау туа –

Ә тормышта мантыйк бармы?

Кемгә тормыш – баллы җиләк,

Ә кемгәдер эссе таба.

Кылган эшләренә карап,

Үз мантыйгын кеше таба.

Чыгып бастым. Шул ук урын.

Мин хәтерлим бу рәсемне.

Ләкин мин бит чыгып киләм,

Белеп нәрсә күрәсемне.

Көтмәгәндә катып калдым –

Әйтерсең лә мине көтеп,

Беркая да китмәгәндәй,

Карап тора урам эте.

Шул ук җирдә, шул ук мизгел,

Шул ук дүрт-биш аршин ара.

Шул ук дөнья. Әллә зиһен,

Әллә вакыт алдан бара.

Әллә вакыт туктаган да,

Шул ук сүзләр катып калган:

«Сез бит безне ташладыгыз,

Сез бит сатылгансыз анда...»

Мин бит әле бу дөньяда...

Барысы да шул ук иде!

Вакыт туктап калган икән,

Киләчәккә юл юк инде.

Күрә белсәң, бу карашка

Күпме туры сүз язылган.

Ни булса да, бу көн хәзер

Китмәс инде күз алдымнан.

Сатылганнар яши сатып,

Ватылганнар ятып калган.

Ничә гасыр буе инде

Курку йөри безнең алдан.

Җиргә карыйм, күккә карыйм –

Өмет күрмим туган җирдә.

Ә бит Кемдер яшәү хакын

Барыбызга тигез биргән.

Кайчандыр бер җавап тотар

Тигезлекне бозган адәм.

Үз өлешең – үзеңнеке,

Калган барысы да хәрәм.

Нәрсә ул тән? Көл дә туфрак...

Мәңгелеккә калган җан бар.

Хакимнәрнең кулларында

Юып бетермәслек кан бар.

Чиксез җәза көтә аны,

Җанын – озын-озак газап.

Әле безнең исемнән ул

Хөкем итә, закон яза.

Ничек анда – беркем белми.

Барыбызда бар ул өмет –

Безнең Җирдә яшәвебез

Юкка гына түгел кебек.

Тәүбә ит тә игелек кыл,

Хәтта соңгы көнеңдә дә.

Иман билгесе – тик вөҗдан,

Монда да шул, тегендә дә.

Фәхеш тулы гаделсез Ил,

Ярдан ярга күпме ара.

Бәйләп суга салган өмет,

Инде агып китеп бара.

Китә бәхет. Алда упкын.

Бу – кыямәт көне алды.

Өреп узып китте этләр,

Берсе никтер туктап калды.

Сүнмәс өмет бу күзләрдә –

Бәлки, хуҗа да табылыр?

Туктама син... Ялгышасың...

Кереп китәм мин, барыбер.

Угрылар күп нотык сөйләр,

Дөрес булмас бер сүзе дә.

Таян бары үз көчеңә,

Ышан бары тик үзеңә!

Алда күпме тормыш әле.

Төрле якка таркала юл.

Имансызның җиһаны юк,

Тегендә дә, монда да шул.

Иман нуры кыйбла булсын

Җаныңда да, телеңдә дә.

Иман нуры – җәннәт юлы,

Монда да шул, тегендә дә.

Нинди авыр, аяусыз көн...

Сызлый, әрни күпме ярам.

Өметсезлек урамыннан

Киләчәккә кереп барам.

Ә артымда шул ук күзләр

Өтеп алды тәнне, җанны.

Мин йөгердем, тик барыбер

Канатларым дөрләп янды.

Хокуксызлар төрмәсенә

Кертеп салды безне язмыш.

Яна-яна, елый-елый,

Хәзер инде шул төрмәнең

Зиратына кереп барыш.

"КУ" 4, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев