Эш арта

Дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса.
Халык сүзе.
Мәрткә китте теге чикләүләр,
Күтәрелә мәчет, чиркәүләр.
Туар дәһриләргә эш арта...
Утар тулы, әнә, мал-туар,
Теләгәннең – җире, аты бар.
Туар Ысталинга эш арта...
Сүз иреге – тыю юк инде.
Тәнкыйтьлибез хәтта Путинны.
Туар шымчыларга эш арта...
"КУ" 01, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз