Ераклык

Син мине чакыргансыңдыр... –
Була сагынган чаклар.
Аккош каурыйлары белән
Язгансың сәлам хатлар.
Хисләреңне җырга салып,
Чакыргансың җыр аша.
Сагышлы һәм якты моңнар
Җаннан җанга тоташа.
Нәүмиз калган чакларыңда,
Ялгызлыкта, аулакта,
Син мине чакыргансыңдыр,
Исемемне кабатлап.
Кыр казлары киткән яктан
Килгән җырларны таныйм.
Болыт аккош каурые күк –
Күземне ала алмыйм.
Син мине чакыргансыңдыр,
Җил исә сезнең яктан.
Кайтыр юлларым буталган,
Син – якын да, ерак та...
"КУ" 03,2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз