Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Ерагайды таулар...»

«Ерагайды таулар...», Авыр гына сулап, Шулай диде бүген Туксан яшьлек әби.

«Ерагайды таулар...»,

Авыр гына сулап,

Шулай диде бүген

Туксан яшьлек әби.

«Яшьрәк чагым булса,

Көнгә ничә урап

Төшәр идем икән?..

Җиләк пешә мәмрәп...

Мәтрүшкәләр үсә...

Түзәр идеммени?! –

Таулар ерак хәзер...»
Мин дә карыйм тауга.

Төшәрмен күк әле

Әллә ничә урап –

Таулар якын гына.

Мәтрүшкәләр, җиләк...

Гөмбә җыяр вакыт...

Ничек түзмәк кирәк –

Кул сузымы ара!

...Сискәнепләр киттем:

Якын араларны

ерагайта барып,

миңа насыйп еллар

Тауга менеп бара... 

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев