Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әнкәм элемтәсе

Тел очыма килгән кайбер сүзне Әйтә алмый торган чагымда, Әнкәм ничек әйтер иде икән, Диеп күзаллыйм мин чынында.

Тел очыма килгән кайбер сүзне

Әйтә алмый торган чагымда,

Әнкәм ничек әйтер иде икән,

Диеп күзаллыйм мин чынында.

Туган телем аша элемтәләр

Салып китте әнкәм дөньядан.

Кайтавазлар булып колагымда

Тавышы чыңлый яңа-яңадан.

Ишетелә газиз әнкәм теле

Нәкъ үзенчә, безнең авылча.

Бәреп чыга чишмә суы кебек,

Чит сүзләрдән колак тыгылса.

Онытыла барган сүзләр гүя

Сикереп тора йокыдан уянып.

Шулчак – Әнкәм сүзен, әнкәм әйтемнәрен

Кабатлыймын сөенеп-куанып.

 

"КУ" 12, 2016

Фото: unsplash

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев