Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни

Тиз үтте җиләкле җәйләрең, Суынды ясалган чәйләрең. Юксына шул сине ал гөлләр, Җырыңны үз итте топольләр.

Тиз үтте җиләкле җәйләрең,

Суынды ясалган чәйләрең.

Юксына шул сине ал гөлләр,

Җырыңны үз итте топольләр.

Син киттең. Моң китте.

Җәй китте,

Без ничек яшәрбез җәйләрсез?!

Таңнарда пышылдый чишмәләр:

«Җәйләрсез яшәве, ай, җайсыз...

Тормышны җәйләрсез җайларсыз...»

Җәйләрсез калсагыз, аңларсыз:

Җәйләрсез калсагыз, янарсыз.

Җәйләрсез бу тормыш, ай, җайсыз,

Кояшсыз яшәү ул – уңайсыз.

Өметсез кешегә нишләргә?

Серемне чишәрлек Кешем юк,

Җәйләр күк, кер, Әни, төшләргә.

Әмир Мәхмүдов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев