Эндәшмичә үтәм яныңнан
Төннәр кочагына сыенам. Күпме әйтер сүзем җыелган, Эндәшмичә уздым яныңнан. Сиздең микән үттем яныңнан?!
Таң чыгыннан күзләр дымланган,
Очрашулар көтмим язлардан.
Эндәшмичә генә үтелә
Күргән чакта сине шәһәрдә.
Кайтавазлар чыңлый күңелдә,
Иреннәрең тәме телемдә.
Эндәшмичә үтәм юлыңнан,
Таныр диеп сулыш-тынымнан.
Кит диюем һаман хәтердә,
Үкенүләр яши бәгырьдә.
Эндәшмичә, сүзсез түгеләм,
Ялкыннардай читтән үреләм.
Җаным белән назлыйм карашың,
Эзләреңнән килә барасым.
Мин бәхетле синсез, үкенмим.
Оныттым дип кенә әйтә алмыйм.
Күчәреннән күчте бар дөньям,
Төннәр кочагына сыенам.
Күпме әйтер сүзем җыелган,
Эндәшмичә уздым яныңнан.
Сиздең микән үттем яныңнан?!
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев