Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җеназада

Буталды бу дөнья. Яхшысын да, Яманын да – барын бергә куштык.

Фәлән кеше вафат.

– Йа Ходаем,

Бигрәк яхшы иде инде мәрхүм.

– Үзе тырыш, табигый бер талант,

Аның кебек булса иде һәркем.

– Кешелекле иде, берәүгә дә

Күтәрелеп, каршы дәшмәс иде.

– Белгәнгә дә, белмәгәннәргә дә

Никадәрле яхшылыгы тиде.

– Туры сүзле иде, курыкмады,

Дан-дәрәҗә даулап йөрмәде...

Үзе исән чакта бу сүзләрнең

Хәрефен дә ләкин белмәде?
Бакыйлыкка күчкәч никадәрле

Ишетелми калган купшы сүзләр...

Бисмиллалы япма аша узып,

Буш ноктада катып калган күзләр.

Әрнү катыш ялтыравык сүзләр

Кайсы җанга, кайсы канга тиде.

Әйткәннәрен ишетеп ятса ләкин,

Үлгәчтен дә сөйләмәсләр иде.

Баш иелгән, күзләр читкә карый,

Намус та юк әллә? Җанда бушлык?

Буталды бу дөнья. Яхшысын да,

Яманын да – барын бергә куштык.


 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев