Логотип Казан Утлары
Шигърият

Елмаюым тулы сагыш

Дөнья миннән сүз көтәдер, бәлки... Ә мин дәшмим... Бары елмаям. Елмаюым тулы сагыш уты... Дөрли... дөрли... Дөрлим! Мин янам!!

Дөнья миннән сүз көтәдер, бәлки...
Ә мин дәшмим...
Бары елмаям.
Елмаюым тулы сагыш уты...
Дөрли... дөрли...
Дөрлим!
Мин янам!!
Көлгә калып янасымы икән?
Сүндерергә килер берәрсе...
Җан тәрәзен ваткан чүкечләрне
Кем йортына атып бәрәсе?
Телгәләнү,
әрнү,
тыныч үксү...
Менә ниләр минем дәшмәүдә.
Артык кыйммәт бәһаләргә төшә
Берни сорамыйча яшәү дә.
Ниләр көтим?
Ниләр өмет итим?
Мәхшәрдән соң сафлык килерме?
Янәшәдә басып торган кеше –
Дусмы миңа?
Дәрвиш?
Киллермы?..
Сүз көтәсез...
Ләкин дәшмәвемдә
Җан шартлавын кемнәр ишетер?
Акылына, асылына берчак
Кайтыр әле, кайтыр кеше бер…

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тирә якта бары шомлы ялган, ...........дөньялары әллә нишләгән?! ...........Халык аннан өмет сүзе көтә, .......... ә шагыйре телен тешләгән... .......... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)