Логотип Казан Утлары
Шигърият

Элек карадык бер яктан...

Бәлки инде вакыт җиткән Карарга ике яклап.

Элек карадык бер яктан,

Хәзер – икенче яктан.

Кемдер күргән гел караны,

Кемдер гел күргән актан.

Берәүләре гел хурлаган,

Кемдер гел килгән аклап...

Бәлки инде вакыт җиткән

Карарга ике яклап.

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия шигыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев