Логотип Казан Утлары
Шигърият

Егерме биш иде ул чакта...

Егерме биш иде нәкъ ул чакта – барсын аңлыйм кебек тоелды...

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

акыл утырган чак,

юләрлекне читтә калдырып.

Ихлас күзләр белән караган чак,

алсу күзлекләрне салдырып.

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

кеше аерган чак:

кайсы яхшы, кайсы яманат.

Сөйләвеннән белә башлаган чак –

кайсы чынлап, кайсы ялганлап.

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

тоя башлаган чак

яшәү ямен, кеше күңелен.

Инде аңлаган чак

бу дөньяда

беркемнең дә мәңге түгелен.

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

ныклап уйланган чак:

хәерлеме, әллә түгелме?

Сорый башлаган чак,

насыйп ит, дип,

рәхәт тормыш,

җиңел үлемне.

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

җигелеп тырышкан чак:

җиңел микән, әллә кыенмы?..

...................................................

Егерме биш иде нәкъ ул чакта –

барсын аңлыйм кебек тоелды...
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев