Логотип Казан Утлары
Шигърият

Егәр

Үз егәрен үзе санламаган – Табалмас ул чорның бөтенен.

Без һәммәбез – егәр, бер йомарлам,
Без һәммәбез – акыл (бер чама...).
Берни түгел безгә күккә ашу,
...Арба тагып уйнау борчага.
Үз егәрен үзе санламаган –
Табалмас ул чорның бөтенен.
Сүнгән чакта уттан хутлырак без,
Янган чакта – черек төтене...
Биеклекне бөеклеккә тиңләп,
Җирне күккә димләп, чор ага.
Йолдызлардан көнләп үләм инде
Менеп төшкән саен чормага…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев