Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ефәк юлы

Юл – тормышның башы, яшәешнең, Юл булдымы – учак кабынган. Бөек Ефәк Юлы.

Юл – тормышның башы,
яшәешнең,
Юл булдымы – учак кабынган.
Бөек Ефәк Юлы.
Халыкларның
Ышанычы аңа салынган.
Ефәк кенә ташымаган ул юл,
Кәрваннарның салмак эзенә
Ком шикелле бөртек-бөртек өмет
Тулып калганлыгы сизелә.
Юл өзелсә, яшәү уты сүнгән.
Бер мисалы гына ни тора! –
Юл үзгәргәч,
Ком-таш арасында
Онытылып калган Петра*.
Ефәк кебек шома булмаган ул,
Сикәлтәле булган, катмарлы.

Пошкырынып узган
Чин иленә
Китеп барган гарәп атлары.
Илләр-кыйтгаларны тоташтырган,
Язмышларны кушкан язмышка.
Җыр-моңнарны, хәтта, уртак иткән,
Кан алмашкан,
Акыл алышкан.
Бөек Ефәк юлы...
Кәрван эзен
Вакыт комы күмеп китсә дә,
Халыкларның күңел бизәгендә
Һаман яши,
Һаман исән лә.
Яугир татарның да тамгалары
Ярылып ята таный белгәнгә.
Уртак эзебезне саклаган юл
Инде тарих дигән мөнбәрдә.
Безне юлдан яздырмасын берүк,
Алдамасын дөнья кызыгы.
Асыл ефәк кебек үз юлыбыз
Киләчәккә барсын сузылып!

* Петра — Дөньяның җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән (2007елда) борынгы шәһәр, Набатей
ханлыгының башкаласы. Иордания.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев