Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эчкән суың, йөргән юлың. Бар да калыр, калыр

Кешеләрдән кала бар да. Калмаганда – авыр.

Анда аның эчәр суы, ашар икмәге бар.

Нурия Измайлова

Эчкән суың, йөргән юлың. Бар да калыр, калыр.

Кешеләрдән кала бар да. Калмаганда – авыр.

Кем күтәргән сагышыңны. Күз яшеңнең тәмен.

Елмаюың эчкән кемдер. Һәм сорашкан хәлең.

Җиһан кадәр җиһан өчен тузан гына – гомер.

Безне беркем белмәс, белсә, тик УЛ гына белер.

Эчкән суың. Йөргән юлың. Ниятеңне. Уең.

Бар да кайта, кайта АҢА. Кайтмаганда – кыен.  

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев