Дәвамчылар калырмы?

Авыр кайгы сулышларга капкан чакта,
«Әни!» диеп яшь аралаш илерәбез.
Аянычта таянычсыз калган көндә
Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез.
Догалардан калдырмыйк без әткәйләрне,
Догаларсыз мәхрүм итмик әнкәйләрне...
Күп кирәкми: җитә бары, истә тотсак,
Васыять итеп алар безгә әйткәннәрне.
Олыгайган көнебездә үкенсәк тә,
Нигә диеп, элегрәк аңламадык.
Бүген менә зикер әйтеп куанабыз...
Соңламадык, шәт, иншалла, соңламадык.
«Догалардан калдырмагыз, балалар!» – дип
Сорар көннәр килеп җитәр безгә дә бер.
Азан әйтер, «Йәсин» чыгар дәвам калса,
Иман белән кичкән булыр безнең гомер.
"КУ" 04, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз