Дәва

Бүген миңа әллә нәрсә булган, –

Бер саныма әллә кемнәр тулган.

Һәммәсе дә мин, ди, мин, ди, шәхес,

Шул бер миндә бара олы бәхәс.

Йөрәк-акыл – анысы аңлашыла,

Бәхәсләшә хәтта колак-күзләр.

Күзләр ачулана колакларны, –

Дөрес түгел, диеп, әйткән сүзләр.

Аяк белән таяк бәхәсләшә:

Үзеңнеке түгел баскан җирең.

Атып бәрдем әле шул таякны,

Син бит иярчене, диеп, чирнең.

Туктап калдым, әйе, атлап булмый.

Буыннарда икән олы авыру...

Тарих буйлап атлап бару өчен

Кирәк буыннарга дәва-дару.

 

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: