Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәшә алмадым

Гомер кышын бергә каршыларбыз Һәм корырбыз сөю табыны.

Көтмәгәндә юллар кушылды да,

Син хуш күрдең мине үзеңә.

Мин дә сине бик тиз якын иттем,

Сагыш яши иде күзеңдә.

Ни әйтсәң дә, йөрәгемә язып

Куя бардым һәрбер сүзеңне.
Өметкә юл ачкан өчен сиңа

Көнбагыштай бордым йөземне.

Мәтрүшкәләр эзләп, нәфис кулым

Әремнәргә һәрчак юлыкты.

Бөтен килеш сиңа җанны шуңа

Бәйләп куяр өчен курыктым.
Мең мәртәбә алданды саф күңел,

Җиләк диеп, балан капканмын.

Төн йокымнан калып, ничә еллар

Көттем сөю ишек какканын.

Арып беткәч ишегемне түгел,

Йөрәгемне килеп шакыдың.

Япа-ялгыз яшәвемнең җирдә

Баса алырсыңмы шаукымын.

«Түрдән үт!» – дип дәшәр өчен сиңа,

Әйләнмәде телем нигәдер.

Гомер көзләренә кергән чакта,

Төшенсәм дә, син ул –  бердәнбер.

Тупас кулы белән ныклап тоткан

Итәгемнән шыксыз ялгызлык.
Котсыз авызы сөйли: «Без яшьлектән

Салкын утны бергә кабыздык!»

Ялкын түгел, суык теле белән

Чагып җанны гомер буена

Озата бармак була, каһәр суккан,

Мине соңгы гомер туена.

Иң зур теләгедер мәхрүм итү

Якты, кайнар, тансык сөюдән.

Ләззәтләнә җылы таба алмый,

Тәкать бетеп, канат көюдән.

Миһербансыз, кансыз ялгызлыктан

Йолып алчы, зинһар, җанымны!

Гомер кышын бергә каршыларбыз

Һәм корырбыз сөю табыны. 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев