Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәрьяларны очып кичәр канат барда

Күк капусын ачар хыял – маяк алда. 

Дәрьяларны очып кичәр канат барда

Сарыф итмә күңел көчең вак юк-барга.

Җиһан шаулый, җир әйләнә, чаба бәндә...

Кабатлана бу күренеш һәр дәвердә.

Аргы ярга җитәм диеп гомер итә.

Дулкыннарга каршы йөзеп, хәле китә.

Бирешмә, иш: кул чыныга чоңгылларда.

Күк капусын ачар хыял – маяк алда. 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шигырьләрең бер кешенекенә дә ошамаган,үзләре бик мәгънале