Үзгәрешләр...

Дөньяларда үзгәрешләр булып тора, Булып тора давыл hәм җилләр. Сыгылмыйча, бирешмичә алга бара, Бөгелмичә бара чын ирләр. Зәhәр җилгә ачык йөзләр куеп, Яңа үрләр табып, киң юллар Булган каршылыкны урап үтми, Алга атлый бары кыюлар. Дөнья кырып гарасатлар үтә, Кабат кайта ямьнәр тормышка. Ир-егетләр генә дөнья тотып килә, Чын егетләр сынмый язмышка! ........................................................ Авторның башка шигырьләре белән дә танышасыгыз килә икән, "КУ" журналы 6нчы санының электрон (ПДФ) вариантына язылырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: