Шигърият
Дөньяны тазартыр булдым: карасы – кулларымда...
Тик шунысы: йога бара карасы – йөрәгемә…
Дөньяны тазартыр булдым: карасы – кулларымда.
Бу ниятем һәрчак киртә барасы юлларымда.
Ничек бар ул, аны хәзер тик шулай кабул итәм.
Карасын да, шакшысын да – барын да гафу итәм.
Бу дөньяны тазартырга мин хәзер теләмим дә.
Тик шунысы: йога бара карасы – йөрәгемә…
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев