Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялыкта Яшәү, Җир-Су, Һава...

Кайда яшәсә дә, торган җире Кешегә ул – Аллаһ бүләгедер.

Туендырган – коендырган энҗекәем,

Кан йөрешем, яшәр суым ак, Эккәем.

 

Дөньялыкта Яшәү, Җир-Су, Һава –

Аллаһ биргән җан ияләренә.

Һәркөн иртән сызылып аткан таңда,

Рәхмәт укып Язмыш-тәкъдиренә,

Нур-ямь, бәхет өсти кеше көненә.

 

Кайда яшәсә дә, торган җире

Кешегә ул – Аллаһ бүләгедер.

Вакыт сыман аккан гомерендә

Кыла кеше барлык гамәлен, дим.

 

"КУ" 05, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев