Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялыкның, әйтче, без кеме?

Тарих сәхнәсе ул зыр әйләнә... Дөньялыкның, әйтче, без кеме?

Каләм

Карлыган ботагы – каләм,

Күкләргә нидер яза.

«Дөньяда безнең яшәүләр –

Үзе бер татлы җәза».

 

Сүз

Сүз – могҗиза! Тик белергә кирәк

Кодрәтен һәм тәмен, кадерен.

Күңелләргә яз китерер өчен

Тик бер сүзе җитә шагыйрьнең.

 

Карлыгач

Чү... – карлыгыч! Узып чыпчык-йолкышны,

Оча уктай – күрсәгезче бу кошны.

Оеп-изрәп яткан ялкау адәмгә

Бирсәң иде, димен, шушы очышны!

 

Кошлар юлы

Кошлар ничек юлын таба диген

Җылы якка таба киткәндә?!

Күрче: бездә үскән киек казлар

Африкага барып җиткәннәр...

 

Югалтсакмы...

Тарих сәхнәсе ул зыр әйләнә...

Дөньялыкның, әйтче, без кеме?

Туган телне әгәр югалтсакмы –

Халыкның да иң-иң мескене!

 

Уйлану

Умырткасыз шигырь укыдыммы –

Башны кашып, уйга каламын.

Шигырь – бомба!

Әгәр язылса ул йә кояшка,

Яки канга «манып» каләмең!

 

Фаҗига

Колония булып бүленеп беткән

Себер, Кырым, Казан ханлыклары.

Хәзер инде

Интер сөйләм белән тузгытылган

Туган телнең асыл сандыклары...

 

Әдип

Кайберәүләр кызыл сүз ярата,

Йөри, сайрый – акыл өләшеп.

Милли хисне тирәнәйтү өчен

Җитми кайчак Аяз Гыйләҗев!

 

Ак-кара

Ходай безгә җете күзләр биргән

Аеру өчен акны карадан.

Сөю килсә, моны аеру өчен

Аерым талант кирәк, фаразан.

 

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев