Шигърият
Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә...
Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә. Җәй дә китәргә ашыкмый, китмәскә үзсүзләнә.
Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә.
Җәй дә китәргә ашыкмый, китмәскә үзсүзләнә.
И көзләрнең купшылыгы! И көзләрнең ямьнәре!
Җәйнең хәле ничек икән, кыен микән хәлләре?
Уйлый микән гөлләренең, китүенә, суласын,
ә шулай да китүләрнең кайтуларсыз булмасын
белә микән китәр җәйләр? Ник белмәсен... Беләдер.
Бар дөньяда – моңлы тынлык, бәлки, шуңа күрәдер.
Дөнья тулы тып-тын моңлык, дөнья тулы көз генә,
бакчаларда яфрак-яфрак җәй йөрәге өзелә.
Бу көннәрнең бизәк булып күңелдә калырлыгы...
Көзләрнең матурлыгы да, җәйләрнең сабырлыгы...
"КУ" 12, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев