Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялар кая барыр?

Кабер ташымнан да авыр Бер соравым сезгә калыр: Дөньялар кая барыр?

Дөнья миннән башланмаган,

Дөньясы миндә бетмәс.

Ник ярылып кычкыра соң,

Кич тәмле шулпа буласын

Кикригенә дә элмичә,

Таңны уяткан әтәч?

Ни җитми төн карасында

Өздереп сайрар кошка?

Син җырлы җаннардан өйрән, –

Һәр туар көн олы бәйрәм

Икәнлеген белә ич ул;

Их, моңлы гомер кыска.

Сандугач моңын тыңладым,

Көттем ал таң туганын;

Ә яшәп һич тә туймадым.

Кабер ташымнан да авыр

Бер соравым сезгә калыр:

Дөньялар кая барыр?

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев