Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья ямен җибәрмик

Корал тотып, яу кырына чыкмыйм, Сәлам бирәм, кереп, күршемә. Илем, имин-тынычлыгың кирәк, Хезмәт сөйгән барлык кешегә.

Бездән дөнья ямьле калсын әле,

Йортлар төзик, иген үстерик.

Килер буын яшьләр рәнҗемәсен,

Тормыш күркәм, хәстәрен күрик.

 

Җир-анабыз җәннәт бакчасы күк,

Асыл гөлләр белән бизәлсен.

Кылган эшләребез күренеп торсын, –

Ай-йолдызлар күктән күзләсен.

 

Без яшәгән еллар шаһит булып,

Басар бер чак тарих каршына.

Гадел хөкем чыгар, бәһаләнер,

Җавап тотарбыз ич барсына.

 

Корал тотып, яу кырына чыкмыйм,

Сәлам бирәм, кереп, күршемә.

Илем, имин-тынычлыгың кирәк,

Хезмәт сөйгән барлык кешегә.

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев