Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья – тәмуг...

Дөнья – оҗмах... Тән-өрфия өчен әзер шифа сулы кизләүләре, саф һавасы, нурлы кояш, татлы ризык-нигъмәтләре.

Дөнья – тәмуг...

Әзме сызлау, бәргәләнү...

Тоя шуны тәнең, җаның, аңың булсын...

Кайтып-кайтып, үзәгеңне телеп ала

Шарт-шорт килгән кыллы нәфес чыбыркысы...

Дөнья – оҗмах...

Тән-өрфия өчен әзер

шифа сулы кизләүләре, саф һавасы,

нурлы кояш, татлы ризык-нигъмәтләре.

Хур иясе бишектәге һәр нарасый...

Күңел өчен меңләп төсләр, меңләп һуш-ис,

Кошлар сайрый, моңлы-җырлы фани дөнья.

Аң чигендә акыл үтмәс тибрәнешләр.

Зиһен үтми моңа. Моны күңел тоя...

...Җәннәт-тәмуг – ике халәт бер дөньяда.

Бер гөлчәчәк. Чәчәге һәм энәләре...

Бер киселә, бер тырнала, бер сыйпала –

шулдыр җанның күк катларын үтүләре.

Сиңа, адәм, бердәнбер ул, ул бер дөнья,

Җәннәте дә, тәмугы да бергә шунда.

Башка җәннәт, башка тәмуг сиңа түгел,

Син адәмнән күккә ашкан бакый җанга...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев