Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья каһвәсе

Бер мизгелгә аерылып тор син Дөнья дигән чиксез каһвәдән.

(Этюд)
Каһвә тәэсиреннән гасаби мин,

Үрсәләнәм, янам, биртеләм.

Әллә нигә бик тиз кызып китәм,

Бер кайгырам шунда, бер көләм. 
Тынгысызлык чире кагылдымы,

Күмелдеңме гамьгә, әй, адәм?

Бер мизгелгә аерылып тор син

Дөнья дигән чиксез каһвәдән.

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев