Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья бәһаләре

Чыгарыйм дип китап, теләнимме? Булмас микән миңа ул язык?!

Үзгәрде шул дөнья бәһаләре,
Бер кыйммәте юк ла шигырьнең.
Шигырь яза шагыйрь үзе өчен,
Тәкъдим итә алмый шигырен.
Үзгәрде шул дөнья бәһаләре,
Спортка күп акча бүләләр.
Чит илләрдән легионер яллап,
Рекорд куяр өчен бөләләр.
Ә халыкка аның ни файдасы?!
Җан-күңеле бер дә килешми.
И түзем дә инде Рәсәй халкы,
Изелүгә чыдый, бирешми.
Шигырьләрем бүләк итәр идем –
Ач халыкка рухи бер азык.
Чыгарыйм дип китап, теләнимме?
Булмас микән миңа ул язык?!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев